понедельник, 2 ноября 2015 г.

Мәкаләләр


Кыямәт көнеБастыру өчен
Бу нинди йөрәкләрне тетрәтә торган тавыш икән? Сур мөгезеннән* чыккан аваз һәр җакларда яңгырап, төшсез чикләвек шикелле, кешесез вәйран калган таш пулатлар, биек сарайлар, һәрберсе бер сур булып, чын сур илә җаваплашалар. Яшеннәр — һәлакәт вә хәраблык камчылары — баягы тавыштан әллә ни төсле булып үзгәргән һаваларда ялт-йолт ялтырамакта...
Аһ, Ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу, чынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык минуты җиткәнен хәбәр бирәмени? Сурның ачулы вә каһәрле нәгърәсеннән асты өстенә килгән мөхит диңгезе үзенең ярларыннан ачу илә атылып чыкмыш. Дөньяны куркынычлы тавышлар илә шаулатып, ул тау-тау дулкыннарны гяһ вакытта үзенә тартырга, күтәрергә гадәтләнгән күкләр илә сугышырга бара микән? Инде эш үтте, булачаклар булды! Бер хикмәт өчен генә яшеренлеге бәгъзе кяферләрнең көференә сәбәп булган Тәңремез мәгънәви яшерен җирдән тәмам заһир була башлады... Менә күренде... Шик-шөбһәсез — үзе!.. Каһһар сыйфатындагы каһәре илә яратылмышларны асты өстенә китерә икән.
Адәмнәр, тетрәңез, тетрик! Менә хакимнәр хакиме вә судьяләр судьясенең мәхкәмәсе: монда камил гаделлек вә тигезлек бардыр. Бу җирдә растлык иясе, хәкыйкать сахибе сезнең явызлыкларыңызны эченә алмыш дәфтәреңезне үз кулы илә әшкярә итәр — күрсәтер. Бервакытны шәфкатьле анаңыздан да йомшак булган дин хәзер бер тимер күңел илә үзенең көфране нигъмәт иткән балаларына каршы дошманлык күрсәтәдер. И үлекләрнең рухлары!? Күп заманнардан бирле яшеренеп йоклаган җиреңездән чыгып, һәммәңез бер урынга җыелыңыз; әүвәлге тәннәреңез илә гарәсат мәйданына килеңез**. Сезне Раббел галәмин хәзрәте чакырды! Бөтен үлекләр, берьюлы уянып, бу көнгә чаклы яткан караңгылыктан чыгарлар; төсләре бозылган, чәһрәләре очкан, өстләреннән кабер туфрагының ягылып калганнары коела-коела, бик куркып кына, рәтсез-тәртипсез бер сурәттә Аллаһы Тәгалә хозурына киләләр.
И җир, синдә, синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр? Мөхәммәди, дәһри, гыйсави, мусави — җөмләсе бер Алланың хозурында җыелалар вә җыелачаклардыр. Ни хәсрәтле хәлләр, ни ялкынлы аһ-ваһлар!
Ярабби, бу көн җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларның исәбен-хисабын кем белер? Монда ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкауландырып, фәкыйрьләндереп зәһәрләгән ишаннар — тәрәкъкыйгә дошманнар, барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр, — һичберенең үз башын коткарырга чарасы булмаганлыктан, бер-берсеннән ярдәм теләргә мәҗбүр булырлар. Әйнәл-мәфәр? Качсаңыз да кайда качарсыз? Кайда барсаңыз да, бер нәзары интикам (үч алу күз карашы) сезгә төшәр. Борынгы олугълыкларыңыз кая китте? Сезнең алданып торган дарел-горурыңыз бетте — хәзер һәр җирдә һәркем һәр яктан тигездер.
И явызлар! Монда килеңез. Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез. Шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күрдеңез... Алла гафилмени? Җавап биреңез! Нигә җылаган булып торабыз?.. Бушка җыламаңыз! Монда сезне кызганучы юк... Сезнең мышкылдап, мышык-мышык җылавыңыз мондагыларны көлдерүдән башкага ярамыйдыр. Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде. Инде сездән җәһәннәмдә өлешен (хиссасын) сорыйдыр. Алланың сөйгән колларының, ягъни дөньяда вакытта кул берләме, тел берләме дине исламның, милләте мөхәммәдиянең алга баруына тырышучылар, мәдрәсәләр-мәктәпләр салып та, шәкертләрне үзләренә габид ясамакны теләмәгән байлар, йөзләрендә шатлык нурлары балыккан хәлдә, һәр әгъзаларын бертөрле куаныч илә тибрәтеп, оҗмахка хурлар кочмакка, тел йотарлык ләззәтле ширбәтләр эчмәккә баралар. Ник бармасыннар? Кечкенә сабыйлар шәфкатьле аталары янына барудан куркынырлармы? Илаһи! Бу ни хәл? Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым. Вакытында җиһанны баскан гасый халыклар кая киткәннәр? Локомотивлар, балуннар вә башка һөнәр вә сәнәгатьләр илә дөньяны хәйран иткән француз, нәмсәләр, хәйлә-мөдаһинлек илә җир йөзен кайнаткан вә үзләренең политикаларына хилафрак дәүләтне батырган, бертөрле монафикълык илә башына җиткән инглизләр бу җирдә ни өчен хәйлә илә котылмыйлар вә, һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләгәннәре шикелле, мондагы зобаниларга ник бер чара тапмыйлар икән?

 *Сур мөгезе - бу сурдан (быргыдан) кычкыртып, Исрафил фәрештә бөтен үлгәннәрне терелтәчәк.
**Гарәсат мәйданы - кфямәт көнендә Аллаһы каршына хөкемгә җыела торган урын.
 Нәгърә — каты, гайрәтле тавыш.
Мөхит диңгезе — океан.
Гяһ вакытта — кайвакытта.
Бәгъзе кяферләрнең көференә — Аллага ышанмаучы кайберәүләрнең Аллага ышанмавына.
Заһир булу — күренү.
Каһһар — каһәрләүче, тиран.
Хакимнәр хакиме — иң югары (верховный) хаким, хөкемдар мәгънәсендә.
Мәхкәмә — хөкем урыны.
Сахиб — ия.
Көфране нигъмәт итү — яхшылыкның кадерен белмәү.
Раббел галәмин — Алланың эпитеты, Галәмнең хуҗасы дигән сүз.
Чәһрә — йөз нуры.
Хозурына — каршына.
Мөхәммәди — Мөхәммәт пәйгамбәр иярченнәре (мөселманнар).
Дәһри — дингә, Аллага ышанмаучы.
Гыйсави — Гайса пәйгамбәр иярченнәре (христианнар).
Мусави — Муса пәйгамбәр иярченнәре (яһүдләр).
Гамәл сатып — хезмәт, эш биреп (кешене эшләтеп).
Һиммәт — юмартлык, булышучанлык.
Әйнәл-мәфәр? — Кача торган урын кайда?
Дарел-горур — горурлык йорты (дөнья).
Гафил — хәбәрсез.
Милләте мөхәммәдия — Мөхәммәт милләте, аның тарафдарлары, мөселманнар.
Габид — баш июче, табынучы.
Гасый — гөнаһлы.
Балун (баллон) — аэростат.
Сәнәгать — һөнәрчелек, промышленность.
Нәмсәләр — немецлар.
Мөдаһинлек — икейөзлелек, хәйләкәрлек.
Монафикълык — икейөзлелек.
Зобани — тәмуг хезмәтчесе.
("Кыямәт көне". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). "Әлгасрел-җәдит" журналының 1906 елгы 4нче (15 апрель) санында "Г.Тукаев" имзасы белән басылган. Текст журналдан алынган).
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 3 том. Проза. Публицистика (1904–1906). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
"Кыямәт көне" — «Әлгасрел җәдит» журналының 1906 ел 4 нче (15 апрель) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган Беренче тапкыр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты әзерләгән һәм 1955—1956 елларда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Габдулла Тукай әсәрләре» дүрттомлыгының 3 нче томына (1956), аннары шагыйрьнең 90 еллыгы уңае белән нәшер ителгән икенче дүрттомлык әсәрләр җыелмасының 3 нче томына (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1976) кертелгән.
Текст «Әлгасрел җәдит»тән алынган.
«Әлгасрел җәдит» («Яңа гасыр») — 1906 елның 15 гыйнварыннан 1907 елның 15 маена кадәр (барлыгы 17 сан) Уральскида Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин (1883—1940) редакторлыгында чыккан әдәби, фәнни һәм иҗтимагый журнал. Габдулла Тукай редакциянең секретаре буларак та, иҗаты белән дә анда бик актив катнаша.
«Кыямәт көне»н - Тукай Коръәннең күп сүрә һәм аятьләрендә (мәсәлән, 70 нче, 79 нчы, 80 нче, 81 нче, 82 нче һ. б. сүрәләрдә) шигъри сурәтләнгән кыямәт көне һәм кадер кич күренешләрен файдаланып язган. Кыскасы, дөньяның күп атаклы шагыйрь һәм әдипләре кебек үк, мөселманнарның изге китабына пәзыйрә (подражание) ясаган. Бу әсәр (аны нәсер дип атарга мөмкин) — Тукайның Коръәнгә нәзыйрәләренең беренчесе. Соңыннан шул ук рәвешле аның "Кадер кич", «Тәәссер», «Васыятем», «Мигъраҗ», «Толугышшәмси мән мәгърибиһа», "Тәфсирме? Тәрҗемәме?" һ. б. шигырьләре туды. «Кыямәт көне»ндәге һәр абзацның, һәр җөмлә һәм гыйбарәнең яки образлы сүзнең чыганагын Коръән аятьләреннән табарга мөмкин. Әмма Тукай сүрә, аятьләрдәге «илаһи» хәл-әхвәлләрне җир өстендәге үзе яшәгән чорда актуаль булган (мәсәлән, «Кадер кич» шигырендәге шикелле үк) күренешләр белән оста аралаштырып сурәтли. Дөресрәге, бу нәсерен шуның өчен яза да ул.
Дөнья бетеп, җәза мәйданына чакырылган барлык элекке адәмнәр арасында кешене яллап эшләтеп ашаучылар, шәкертләр хакын алучы муллалар, ишаннар, хәлфәләр, бөтен гайрәтләрен    трактирларда гына күрсәткән байлар, багучы, өшкерүче-төкерүчеләр һ. б. һ. б. әрәмтамаклар да бар. «Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез, — ди автор үзе һәм алла исеменнән. — ...Җавап биреңез!» Икенче якта — алланың сөйгән коллары: милләтне алга җибәрергә, яхшылык эшләргә тырышучылар.
Кыямәт көне — дини мифология буенча, үлгән кешеләрнең яңадан терелүе (воскресение).
Гарәсәт мәйданы — кубарылып чыккан элекке җан ияләре алла каршына хөкемгә җыела торган урын имеш.
Газраил — дини мифология буенча, кешеләрнең җанын алучы фәрештә.
Хәйлә-мөдәһинлек илә җир йөзен кайнаткан вә үзләренә... хилафрак дәүләтне батырган... инглизләр... һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләгәннәре.. .— XVII гасыр ахырларыннан ук Һиндстан җирләренә тыкшына башлаган Англия, 1757 елда Бенгалия дәүләтен үзенә буйсындырганнан соң, бөтен илне яулап алып, табигый байлыгы мул булган бу ярымутрауны үз промышленностеның чимал чыганагы, уңайлы базар итеп калдыру, халкын коллыкка төшереп, арзанлы эш көченә әверелдерү өчен, йөз ел буе эзлексез сугыш алып бара. Үз максатына ирешү юлында Англия колонизаторлары, кылыч белән бергә, иң нечкә хәйлә-мәкерләрне дә кулланалар: феодаль таркаулыкны, кабиләләр арасындагы низагъларны, ыругълык, каста, дин аермаларын да файдаланып, төрле алдау-кызыктыру юллары белән, һиндлеләрнең үзләреннән хәрби отрядлар (сипайлар) төзеп, басып алу сугышларын шулар кулы белән башкаралар. Басып алынган урыннарда крестьяннарның җирләрен талау, халыкка күтәргесез салымнар салу, һөнәрчелекнең сүнүе миллионлаган крестьяннарның, һөнәрчеләрнең бөлүенә, ачтан һәлак булуына китерә. Ниһаять, 1857—1859 елларда халык массалары баш күтәрәләр, тиздән халык хәрәкәте илнең зур өлешен биләп ала, әмма Англия колониаль властьлары аны рәхимсез рәвештә канга батыра — «кылычтан кичерә», бик күп кеше ачтан кырыла). 

Төш күрдемБастыру өчен
Төшемдә гүя ... гостиницасында имешмен. Күз алдымда бер стенной календарь тора. Карадым. Карасам, кызыл рәкымнәр илә декабрьнең 31 нче көне дип язылган.
Кич, имеш, шул гостиницаның һәрвакытта җәмгыять ясала торган бүлмәсендә кандилләр ягылган. Җәмгыяте хәйрия мәҗлесе өчен өстәлләр вә урындыклар хәзерләнгән. Җәмгыяте хәйрия мәҗлесе булачак, имеш.
Бу хәзерлекләрне күргәч, мин күземне һаман ишеккә генә терәп тордым. Менә җәмгыяте хәйриянең секретаре, менә хәзинәчесе, менә зур әгъзалары керәләр дип, йөрәгем леп-леп итеп сикереп тора иде, имеш.
Шулай бик интизар берлә көтә торгач, берничә минуттан соң максудым хасил булды.
Әлхәмделилләһ, ишектән җәмгыяте хәйриянең секретарь вә хәзинәчесе вә болардан башка зур кешеләре аллы-артлы килеп керделәр, имеш.
Шундин соң биш-ун минут үтмәде, ни күзем берлә күрим һәм ничек дип языйм: халык арасында, колаклары чабата чаклы булыр, бик зур бер ишәк* килеп керде, имеш. Мин, кешеләр арасында ишәкнең өйгә керүен беренче мәртәбә күргәнгә, бөтенләй гаҗәпләндем, төсем югалды, куркып киттем, имеш.
Курыксам да, бераз ис җыйгач: бу арада Бохара әмире сәяхәттә йөри бит, шул әмир бер сәбәп илә безнең шәһәргә килгәндер дә, тышта кырык градус суык булгач, әмирнең юлдашы булган кадерле ишәкне салкында калдыруны лаек күрмичә, бу гостиницага җылытырга керткәннәрдер, дип уйладым, имеш.
Бу бик кызыклы төш инде. Ләкин тагы да гаҗәбрәк җире бар: теге минем җылынырга кергән ишәгем бик кызык кына итеп, кәмиттә өйрәткән ат шикелле чүмәшеп, бер урындыкка утырды, имеш; утыргач, бу ишәк бакыра башлады, имеш. Бакырган саен, колагы үсә бара, имеш. Берзаман моның колагы эченнән дөбер-дөбер бер тавыш килә башлады, имеш.
Мин бу колак эчендә нинди тавыш бар икән дип уйлап торганда, шул колак эченнән әллә нинди сары бишмәтле итчеләр, кырган мыеклы мөритләр, кәвешче-читекчеләр коела башлады, имеш. Бу кешеләр колак эченнән чыккач та: «Шәригать! Шәригать!» — дип кычкыралар, имеш.
Сары бишмәтле итче, кулына пычак алып, бер куй суя башлады, имеш. Ул, шуны суйганда: «Мин шәригать суям», — дип кычкыра, имеш. Кәвешчеләр, колактан чыкканда, кулларына чүкечләр тотып, кәвеш тегә-тегә чыгалар, имеш.
Алар да: «Без шәригать тегәбез», — дип кычкыралар, имеш. Бер мөрит тә, шул оядан чыкканда, мыегын кыра-кыра чыга, имеш. Ул һәм шулай мыегын, бритвасын «шәригать!» дип кычкыра, имеш. Һәм шуңгар халыкны ышандырмакчы була, имеш.
Шул колакны да колак иясе ишәк дин чишмәсе дип дәгъва итә, имеш. Ул ишәк кешечә сөйләшә, имеш. Колактан берзаман бер аксак каешчы төште, имеш. Ул да үзенең каешларын «диянәт» ди, имеш. Колактан кешеләр агуы һаман туктамый, имеш. Бераздан ике хәлфә төште, имеш. Алар да үзләренең наданлыкларын «диннән» дип кычкырышалар, имеш.
Озакламый шул колактан коелган адәмнәр, тавыш биреп, сихерле колак сахибе ишәкне садыре мәҗлес интихаб иттеләр, имеш. Бу ишәк садыре мәҗлес булгач та, муенына колокол тагылды, имеш. Ишәк үзенең ләззәтле тавышы берлә кычкыра, имеш, колоколын шалтырата, имеш, бии, имеш. Колагын күзенә тартып китереп, ниһаятьсез озын колак яфракларыннан карап, театруның хәрамлыгына фәтва бирә, имеш. Каешчы — үзенең эшлияләреннән, итче — сары бишмәтеннән, мөрид мыегыннан карап, кәвешче кәвеш эченнән кулын тыгып актарып-актарып фәтвалар чыгаралар, имеш. «Театру мотлакан хәрам», — диләр, имеш.
Теге ике хәлфәләрнең бере үзенең галиманә, җаһиланә, мөтәгассыйбанә, гарифанә чыгарган «Төлке теле»** исемле китабыннан фәтва эзли, имеш. Счет суга, имеш.
Шуннан берничә минуттан соң теге колактан коелучылар төрле-төрле сурәтләргә керә башладылар, имеш: кайсы — эт башлы, сыер аяклы; кайсы — аю сурәтле, кәҗә сакаллы; кайсы — ярты торна, ярты мәче, имеш. Пушкин китабындагыча: кайсы рак булган, имеш. Үрмәкүчкә атланып чаба, имеш. Тагы бер төрлесенең башы әтәч, гәүдәсе эт, имеш. Теге хәлфәләр җил тегермәне булдылар, имеш, канатларын селти-селти тансавайт итәләр, имеш. Берсе төя башлы, бурсык аяклы, имеш.
Берзаман болар кычкырыша башладылар, имеш. Бу кычкырыштан эт тавышы, мәче мырылдавы, сызгыру, торна авазы, бүре улавы, сыер мөңрәве, кеше тавышы, тамак кыруы, тегермән канатының ыжылдавы, шакылдаулар — әллә ниләр, әллә ниләр ишетелә, имеш. Тавышны иң әүвәл садыре мәҗлес ишәк үкереп башлап җибәрә, имеш. Һәммә хәшәрәтләр шуңгар иярәләр, имеш. Ул ишәккә ишәк дип әйтергә ярамый, имеш. Шунда тамаша кыйлып торучы бер гайрәтле кеше: «Долой бу ишәкне моннан!» — дип кычкырды, имеш. Аны теге бүкәйләр кыйный башладылар, имеш. Ул гайрәтле кеше бер дога укыды, имеш тә, тегеләргә өрде, имеш. Алар сихерләнгән, имеш, аларны казакъ хатыныча җаулык чорнаган бер убырлы карчык сихерләгән, имеш. Теге кешенең догасыннан соң тегеләр асыл сурәтләренә кайттылар, имеш.
Җәмгыяте хәйриягә дип килгән председательләр, секретарьлар, ни өчен килгәннәрен онытып, бу бичара сихерле колактан чыккан кешеләрне тамаша итәләр, имеш; бик озак карап торгач, председательләр мәҗлестән чыктылар, имеш. Алар чыккач, теге колактан коелган адәмнәр кире колакка кереп яттылар, имеш. Колактан, ерактагы урман эченнән килгән тавыш шикелле генә: «Җәмгыяте хәйрия акчасыннан театру ачу хәрам! Хәлаль диючеләр — кяфер, кяфер! Мәдрәсә дә ачмыйбыз; әлхәмделилла, болай да яхшы торабыз, рәхәтләнеп ашыйбыз, йоклыйбыз, наданланабыз, этләнәбез, төрле сурәтләргә дә керәбез; әлхәмделилла, әлхәмделилла!» — дигән тавышлар ишетелә, имеш.
Ах, шул кызык җиргә җиткәндә генә, хезмәтче малай чәйгә уятты. Яңа ел алдыннан күргән төш хәерле була, диләр иде. Шаять, яман төш булмас. Шәйтани түгелдер әле. Инде йокыга ятканда, кулыма чыбыркы тотып ятам. Төшемдә ишәк күрсәм...

*Бик зур бер ишәк — Хәсәнҗан Хөсәенев, Мортаза Гобәйдуллин.
**«Төлке теле» — рус башлангыч мәктәбендә Тукай остазы Әхмәтша Сираҗетдиновның «Төрки теле» исемле китабы истә тотыла.
Рәкым — цифр.
Интизар — зарыгып көтү.
Максудым хасил булды — максатыма ирештем.
Сахиб — ия.
Садыре мәҗлес интихаб иттеләр — җыелыш председателе итеп сайладылар.
Ниһаятьсез — чиксез.
Фәтва бирү — бер эшнең дөреслеге (яки дөрес түгеллеге) турында дин исеменнән өзеп әйтү.
Мотлакан хәрам — һич тә ярамый.
Галиманә — белгечләрчә.
Җаһиланә, мөтәгассыйбанә — наданнарча, фанатикларча.
Гарифанә — белгән булып.
Рак — кысла.

("Төш күрдем". «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 гыйнвар (1 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган.
Фельетон Уральскида татарларның «Казан» кунакханәсендә булып торган җыелышларына пародия рәвешендә язылган. Газетаның бу санында түбәндәге игълан да басылган: Ушбу бу көннәрдә генә мәдрәсәи «Мотыйгия»дән чыктым. Бинаән галәйһи*** дустларым вә якыннарыма игълан итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар:
Уральск.
Гостиница «Казань».
А.Тукаеву.
Бакый ихтирам: Г.Тукаев»).
***Бинаән галәйһи - шунлыктан.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Бәйрәм, без вә русларБастыру өчен
Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә анчак ике генә дәфга буладыр.
Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз.
Дуст-ишләремез, кардәш-кабиләләремез илә күрешергә вә йөрешергә дә вакытымыз булмый имеш. Безгә муллалар: «Дөнья кумагыз! Дөнья кумагыз!» — дип, никадәр кычкырып вәгазь әйтсәләр дә, тыңламыйбыз имеш. (Бездә җомга көннәргә дә бер дә игътибар юк: ул көннең бәйрәмлеге бер дә күңелдән хис ителми; халкымыз бүген җомга, бүген бәйрәм дип, яңа киемнәр киеп, руслар якшәмбене олугълаган кеби олугъламыйлар; тик шунда татар кибетләренең ябыклыгыннан гына бу көнгә бер үзгәреш килә.) Кибетчеләрдән башка мөселманнар (мин складларга күз салмыйм әле) һаман эшләрендә. Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәнбене чынлап бәйрәм итлекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: "Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр", — дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса! 
Хәкыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта, һаман фәкыйрь, һаман сәфилбез. Без шул инә берлә кое казыйбыз, руслар — машина берлә. Без төя җигеп барабыз, алар локомотив җигәләр. Алар воздушный шарлар берлә очалар, без җилкәләремезгә мунча себеркеләре бәйләп, куллар селкетеп торабыз. Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез. Безнең бәгъзе аңлыракларымыз алга таба атламакчы вә йөкне дә алга җибәрмәкче булсалар, аларның аякларына «чалма» дигән әллә нинди чуалчыклы тамырлар чолганып, алар җыгылалар. Руслар үз милләтләренең, рухларын һаман алга алып баручы гаскәрләргә (шәкертләргә) тәмле вә ләззәтле ашлар ашатып, татлы ширбәтләр эчертәләр, без шул гаскәрләрнең мигъдәләрен мышаяклар, һәртөрле кирпеч ватыклары, чүлмәк китекләре, үлгән чебеннәр, тараканнар, мәче койрыклары белән тутырабыз.  Безнеңчә, мигъдә тулгач бары да бер!
Безнең эшләр һаман аларга кире: без кыш көне арба, җәй көне чана җигәбез; аларның суда кимә берлә барганыны күреп, без коры җирдә көймә җөргезмәкче булабыз,  ишкәкләр берлә ишеп, туфрак очырабыз.
Мәгыйшәт сәфәрендә безгә зур сулар очраса, без су өстенә намазлыклар, чапаннар җәябез, алар тимердән күперләр салалар.
Без иске, керле, каралган киемнәремезне бер дә салмыйбыз. Шул сәбәпле бетлибез, юл өстендә изүләрдән, ыштан бөрмәләреннән бетләр чүпләп утырабыз: тагы артка калабыз. Алар атна саен вә хәтта ике көнгә бер кием алыштыралар.
Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Алар нишлиләр соң? Алар, юморист (көлдергеч) әйткәнчә, 300 көн кадәр бәйрәм итәләр. Бәйрәмнәрендә гүя безнең югарыда сөйләнгән комедияләремезне карап, рәхәтләнеп көлеп торалар; тәмам көләселәре килми башлагач, туйгач, 65 көн бер дә безгә илтифат итмичә эшлиләр. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез. 
Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.
Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый.
Ярар инде. Бүген бәйрәм көн. Мондый кайгылы уйлар уйлап маташырга миңа да килешми, укучыга да күңелсез. Әйдәгез, корбан итенә җитешеңез! Гайде сәгыйд котлы вә мөбарәк булсын!
 


Анчак— фәкать. 
Дәфга — тапкыр. 
Тәгътил — ят итү.
Сәфилбез — түбәнбез.
Мәгыйшәт сәфәрендә — тормыш юлында.
Мигъдә — ашказаны.
Гайде сәгыйд — бәхетле,   шатлыклы  гает (бәйрәме).

("Бәйрәм, без вә руслар". -— «Әлислах»ның 1908 ел 1 гынвар (13) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Академик басманың II томына (1948) кертелгән.
Текст «Әлислах»тан алынган. «Әлислах»ның 1908 ел 1 январь саны бөтенләе белән диярлек бәйрәмгә (корбан бәйрәменә) багышланган. Бу санда Ф. Әмирхан язган баш мәкалә, аның ук «Бәйрәм вә бәйрәм!» дигән мәкаләсе, Тукайның бу мәкаләсеннән тыш «Фөръяд», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» шигырьләре, шулай ук «Корбан гаеде» дигән бер публицистик парча басылган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).

Ахыр күрешүләрБастыру өчен
Габделмалик бине Мәрван үзенә хәлифәлек дәрәҗәсе килү хәбәрен ишеткәндә, Коръән уку белән мәшгуль иде.
Хәбәрне ишеткәч: «Ә, мин хәлифә булдыммыни? Алайса, и Коръән! сине актык тотуым, актык укуым булсын», — диде дә Коръән белән мәңгегә исәнләште.
Бер милләтче зыялының җибәргән җаучысы кыз тарафыннан ризалык хәбәрен китергәндә, зыялы әфәнде «хөррияте ниса» хакында китаплар моталәга итеп һәм эченнән тәмам хатыннар хокукын саклаучы булып утыра иде. Хәбәрне ишетте дә: «И хөррияте нисван! Сине актык әйтүем булсын!» — дип, хатынына чапан алырга уйлап, баягы китаплар яныннан торып китте.
Бер татар депутаты үзенең сайлану хәбәре килгәндә: «И халыкка хезмәт! Әмма мөкаддәс нәрсә соң син!» — дип мыгырдап утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: «И көненә 10 тәңкә! Син сау булсаң, мин сәламәт. Яшә, кызыл яфрак!» — дип кычкырды.
Бер яшь төрек* «Хөррият игълан кыйлынды» хәбәрен ишеткәндә: «Төркиядә һәр милләтнең хокукы мөсави улур; әрмәнләр, юнанлар, болгар — һәпсе төрекләрлә бер хокукда улачаклар; һичкимиң диненә, лисанына вә миллиятенә тәгадди иделмәз», — дигән сүзләр илә тулы мәкалә язып утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: «Юк, юк, мәктәбләрдә гайре мөслимләрә төрек лисаны илә укыдил сун!» — диде.

*бер яшь төрек — сүз «Яшь төрекләр» партиясенең, 1908 елның июлендә Төркиядә хакимияткә килгәч, демократик карашларыннан ваз кичүе турында бара. 
Хөррияте ниса — хатын-кыз азатлыгы.
Моталәга итү — уку-тикшерү.
Хөррияте нисван — хатын-кызлар азатлыгы.
Кызыл яфрак — ун сумлык кәгазь акча.
Мөсави улур — бертигез булыр.
Юнан — грек.
Лисан — тел.
Тәгадди иделмәз — кул сузылмас.
Гайре мөслимләрә — мөселманнан башкаларга.

("Ахыр күрешүләр". «Яшен» журналының 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында баш мәкалә урынында имзасыз басылган, бераз үзгәртелеп «Яшен ташлары» (1 нче җөзьә) җыентыгына урнаштырылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).

понедельник, 19 октября 2015 г.

Шигырьләр җыентыгы

... гә

(Ядкяр)
Шагыйрем! кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер; 
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.
Белмәсеннәр — кайсы җирдән агыла бу кодрәтең,
Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең.
Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен:
Йә җүләр бул, йә мәзахчы бер кеше төсле күрен.
Бирмә сер һичкемгә; сөйләшсәң сөйләш өстән генә;
Көл — караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә;
Читкә бор — сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына;
Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк — михрабыңа.
Итмә үз тормышны; тап башка җиһан, башка хәят;
Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят.
Кем генә булсаң да бул, — юк ансына һичбер сүзем;
Тик сүзем шулдыр сиңа: саклан булудан үз-үзең!
Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак торыш;
Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош.
Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа,
Ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
Баш имә, — зур син, — бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне — түз, эндәшмә син;
Эшләре шул: болгасыннар, әйдә, зәмзәм чишмәсен.
Кодсият — талант, илһамлану.
Ләтыйф — үтә күренә торган (гүзәл).
Мәзахчы — көлдерүче, шамакай.
Анчак — тик, бары.
Бабына — мәсьәләсенә, өлкәсенә.
Михраб — трибуна.
Мәгыйшәт — тормыш-көнкүреш.
Фәйзы бакый - таҗе шагыйрь — бетмәс-төкәнмәс байлык — шагыйрьлек таҗы.
Әдна — бик түбән.

«Биек тауның башында...»

(Ике хатын берлә тормыш)
Биек тауның башында күренәдер бер авыл;
Хатын өстенә хатын алсаң, менә шулай була ул.

«Йолдыз»дан да курка

Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян —
Дүрт аяклы һәм канатлы дошманыннан куркудан.
Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга;
Калтырый бәбкәм минем, һәр әгъзасы бер куркуда.
— Инде нишлим? — дип, куян торганда гакълыннан шашып,
Төштеләр ярдан суга барлык бакалар: «шып та шып!»
Мискинем күргәч бу хәлне, аз гына артты көче:
— Мин куяннан да җиһанда бар икән, дип, куркучы!
*
Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;
Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.
Күз йомалмый төн буе төрле исәп, уйлар белән,
Иртә торганга агаем, мин дә тордым таң белән.
Тиз генә чәйне эчеп, бакмый җиленә, даулына,
Юлга чыкмакчы буламын, тиз җитим, дип, аулыма.
Мин кичә кич монда чәчкән барча әйберне җыеп,
Инде китмәкче булам, тышкы киемнәрне киеп.
Шул вакыт күрдем: агай сумкамны рөхсәтсез ачып,
Нәрсәдер шунда сала тиз-тиз генә, миннән качып.
— Нишлисең, абзый? — дидем. Шунда агаем аптырый;
Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый.
— Мин, ди, салдым сумкаңа, йортымда калган, ди, «гәҗит»,
Мин түгел, ди, абзарауный һәм түгелмен, ди, җәдит.
Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм,
Бу бака, хәтта ки, «Иолдыз»дан да курка дип көләм!
Абзарауный (образованный) — укымышлы.

«Сөй гомерне...»

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

«Теләрсәң кемне сүк син...»

Теләрсәң кемне сүк син яки макта,
Берәү берлән дә булма иттифакъта.
Иттифакъ — союз, берлек.

«Уңга да мин әйләнәм...»

Уңга да мин әйләнәм, 
Сулга да мин әйләнәм; 
Бай алдында җәдит күрсәм, 
«Син кяфер» дип бәйләнәм.

Бәхетле бала

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
Мөгаллим — укытучы.

Буран

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.
Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак.
Карны җиңгән күк, тешә җиргә тонык ай яктысы;
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.
Көн буе яткан иде, үлгән җылан күк, юл тыныч;
Чыкты соң кайдан адаштыргач буран — бу куркыныч?.
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре?
Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары?
Иөгрешеп җан аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!


Буш вакыт

Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.
Бу "Толстой сүзләре"н дә хасладым буш вакътыма,
Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына.
Әйтмәгез: "Ул — иске сүз, "Гайнел—гыйлем"дә күп иде",
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!
Фарзыма — мәҗбүри гадәтемә.
Хаслау — багышлау.

Валлаһи

Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи, 
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава; 
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп, 
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән, үлән 
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

Гашыйк

Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, —
Ул шулайтеп халәте рухын яшермәкче була.
Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;
Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын!
Ул шаярганда, кисәктән керсә җанаш каршына,
Гашыйкым җитдиләнә, шундук уеннан тартына;
Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре,
Әллә нинди көчтән астка салынадыр күзләре.
Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,
Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.
Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем  намаз;
Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.
Шулайтеп — шулай итеп. 
Халәте рухын — эчке хәлен.
Тәхәммелсез тәҗәлли нурына — югарыдан иңгән нурга түзә алмаган кебек.
Хозурында — каршында. 
Лазем — тиешле.